«Китап язы»: мәгълүмат көне (16+)

11 марттан 14 мартка кадәр 6 нчы санлы китапханәдә  «Китап язы» дигән мәгълүмат көне уза. Китапханәдә яңа китаплар – чын китап сөючеләр өчен көтеп алынган вакыйга. Француз язучысы һәм фәлсәфәче Шарль Монтескье әйткәнчә: «Укырга ярату — тормышта була торган ямансу, күңелсез вакытларны ләззәт алу сәгатьләренә алыштыру ул». Яңа китапларга игътибар итеп, бөек французны үрнәк итеп алырга тәкъдим итәбез. Детективлар, романнар, Россия һәм чит ил заманча прозасы хәтта иң таләпчән укучыларны да канәгать калдырыр. Яңа һәм таныш булмаган дөньясына кереп чумарга чакырабыз. 

Поделиться: